Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2019, 15:11

Коммерсантны заказ белән үтерүчеләрне нинди җәза көтә?

Присяжныйлар Уфа эшкуарын заказ белән үтерү эше буенча гаепләү карары чыгарды.

Башкортстанның Югары судында присяжныйлар коллегиясе Уфа коммерсантын заказ белән үтерү эше буенча гаепләү карары чыгарды.


Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2017 елның кышында гаепләнүчеләрнең берсе танышының үтенече буенча эшкуарны үтерергә ризалаша. Моның өчен ул тагын ике ирне җәлеп итә. Аларга ул кулдан ясалган ату коралын сата һәм 500 мең сум акча вәгъдә итә.

Ике ир ай буена корбаннары артыннан күзәтә. Узган ел февраль аеның бер төнендә алар кара эшләрен тормышка ашыра: автомобиле белән ихатасына кереп баручы эшкуарның башына һәм муенына берничә тапкыр аталар.

Суд тикшерүе барышында җинаятьтәшләр үзләренең гаебен кире кага. Әмма присяжныйлар, гаепләүнең бар дәлилләрен игътибарга алып, алар файдасына булмаган карар чыгара.
Хәзер ирләргә нинди җәза төре сайланасы хәл ителә. Ә үтерүгә заказ бирүчегә карата җинаять эше аерым каралачак.
Читайте нас: