Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 октябрь 2019, 11:42

Англиядә 39 мәет белән йөк машинасы табылган

Йөк машинасы водителе, үтерүдә гаепләнеп, кулга алынган.

23 октябрь төнендә Англиянең Эссекс графлыгындагы Грейс шәһәрендә индустриаль парк территориясендә эчендә 39 мәет булган йөк машинасын табалар. Полиция хезмәткәрләре килеп, йөк машинасын карый.


Аңа рефрижераторлы контейнер тагылган. Контейнер эчендә 38 өлкән һәм 1 үсмер мәетләре табылган. Табылган гәүдәләр кемнәрнеке икәнен полиция әле ачыкламаган.


Йөк машинасы водителе, үтерүдә гаепләнеп, кулга алынган. Рәсми мәгълүматлар буенча, ул Төньяк Ирландиядә яшәүче 25 яшьлек Мо Робинсон.


Полиция йөк машинасына тактырылган контейнерның Бельгиянең Зебрюгге портыннан килүен ачыклаган. Ул 23 октябрьдә Грейс шәһәрендә табылганчы 1 сәгать кала Пурфлит порт шәһәренә китерелгән. Портта контейнерны Төньяк Ирландиядән килгән йөк машинасына тагалар.



Читайте нас: