Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
23 октябрь 2019, 03:27

Ростов өлкәсендә ике гаилә басу уртасында атышкан

"Разборка"да ике чечен гаиләсе катнашкан.

Кичә кич, 22 октябрь көнне Ростов өлкәсенең Чернозубов хуторында ике гаилә басуга чыгып атышкан. Ике фермер гаиләсе озак еллар җир аркасында дошманлашып яшәгәннәр.

РЕН ТВ мәгълүматлары буенча, барлыгы 14 кеше, травматик корал алып, басуга чыга һәм гаугалаша башлый. Эмоцияләр ташкын булып ургылып чыккан бер моментта атыша башлыйлар. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, тагы ике кеше реанимациягә озатылган. Теlegram-канал 112 билгеләвенчә, “разборка”да ике чечен гаиләсе катнашкан - Бациевлар һәм Дакишвили. Алар бер көтүлек участогын үзара бүлешә алмый иза чиккәннәр.


Ике гаилә 2010 елда ук бу четерекле мәсьәләне (җир участокларына кагылышлы) суд аша хәл итмәкче була. Ләкин суд эше 10 еллап дәвам иткән һәм ул һаман тәмамланмаган. Бәлки, шуңа да ачулары килеп, ирләр “стрелка” хакында килешкәндер. Мөгаен, низагның соңгы тамчысы Дакишвили үзләренеке дип исәпләгән җиргә Бациевларның басу чәчүе булгандыр.

Атышудан соң исән калганнар җинаять урыныннан качканнар. Әле аларны хокук саклау органнары эзли.


Җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: