Красноярскида дамбалар ерылган урында югалган алтынның авырлыгы 18 килограмм. Бу хакта хокук саклау органнарындагы чыганак ТАССка хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, бу сейф су агымнары җимергән биналарның берсендә сакланган. Дамбалар ерылуы нәтиҗәсендә вакытлыча төзелгән ике эшче тулай торак һәм тагы 3 бинаны су юып алып киткән.
РФ Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итүенчә, ябык тимер сейф су култыкларының берсен киптергәннән соң килеп чыккан. Аның эчендә пломбаларына зыян килмәгән 9 колба алтын һәм икенчел эшкәртү өчен концентрат белән 14 ябык пакет табылган. Аларны шунда ук җинаять эше материалларына кушып теркәгәннәр.
Каза күрүчеләр ягыннан иск таләпләре булган очракта зыян каплату өчен тикшерү алтынга арест салырга планлаштыра.
Красноярскида дамбалар ерылуы сәбәпле 15 кеше һәлак булды, тагы 5 кешенең язмышы билгесез кала.