Эш урынында ике хатынны атып үтергән, аннан үзен юк иткән иргә ни җитмәгән?
Октябрь башында Томск шәһәрендәге бер офиста ир-егет хезмәткәр ике хатын-кызны атып үтергән. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк идарәлеге сайтында хәбәр итәләр.
Утлы коралдан атып үтерелгән бу хатыннарның гәүдәсен Герой Чубаревлар исемендәге урамда урнашкан офиста табалар. Җинаять кылган ирнең дә гәүдәсе шунда була.
Хатыннарның берсе – директор, икенчесе бухгалтер була. Кайбер чыганаклар фирма ялан-кырда үсүче яшелчә –җимеш сату белән шөгыльләнгән дисә, икенчеләре электрүткәргеч кабельләр кебек товар белән сәүдә иткән, диләр.
Тикшерү эшләре дәвам итә.
Ни булды бу дөньягамы, кешеләргәме? Адым саен үтереш, җинаять.
Август аенда Ставропольдә яшәүче кеше офиска кереп, элекке хезмәттәшенә пычак белән ташлана. Кулга алганчы, ул иптәшен дүрт урыннан җәрәхәтләп өлгерә. Сорау алу барышында, җинаятьче ир элек шәһәрнең бер идарә итүче компаниясендә эшләгәндә теге иптәшнең үзеннән көлеп йөргәнлеген әйтә.
Адәм баласы бөтен кылыгы өчен дә бер килеп җавап бирә, шуны онытмаска кирәк.