Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2019, 14:55

Кеше өчен җавап биргән

Мондый адымга баручы кыюлар кайда яши?

Мондый адымга баручы кыюлар кайда яши?
ЮХДДИда имтихан биреп карамаган кешеләр бармак белән санарлыктыр инде ул, әйеме? Хәзер бит, транспорт йөртсә-йөртмәсә дә, олысы-кечесе права алырга тырыша. Сервантындагы пыяла киштәгә салып куйса да, эчен җылытып тора бит. “Мин моны эшләдем, ирештем!” дигән эчке горурлык бирәдер, мөгаен.
Әйе, һәр эштә дә кыюлык кирәк. Ул җитмәгән очракта башка кешегә ярдәм сорап баралар. Менә мәсәлән.
Нижгар өлкәсендә ЮХДДИ бүлек җитәкчесе (!) водительгә кандидат булган бер кеше өчен теория буенча имтихан тапшырып харап булган бит әле. Бу кылыгы өчен аны РФ Җинаять кодексының 285 маддәсе буенча (вазифасыннан явыз нияттә файдаланган өчен) җәзага тарттырачаклар.
Ул инде үзенең гаебен таныган.
Кемнеңдер гомерен саклап калырга уйлаган булса, аңлар идең инде. Ә монда бит бер ялкау өчен хезмәт биографиясенә кара тап төшерткән. Кемгә права кирәк, шул укысын иде дә, тапшырсын иде имтиханын. Аны бу адымга этәргән кеше ачыган ялкаудыр инде, югыйсә, ул кагыйдәләрне төнлә уятып сорасалар белерлек итеп ятлап була бит.
Читайте нас: