Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2019, 12:27

Инспекторга кем аткан?

Башкортстан районнарының берсендә рейд вакытында Табигать министрлыгы инспекторына атканнар. Бу хәл Куергазы районында булган.

Башкортстан районнарының берсендә рейд вакытында Табигать министрлыгы инспекторына атканнар. Бу хәл Куергазы районында булган.
Инспектор хезмәттәшләре белән рейд вакытында басуда ике егетне очраткан. Сәбәпләре булгандыр, күрәсең, егетләрне кулга алырга булганнар. Шул мәлдә тегеләрнең берсе инспекторның башына аткан. Аннары алар УАЗга утырып качканнар.
Тагын да 15 минуттан качакларны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктаткан. Һөҗүм иткән егетләргә 19 яшь, алар авыл хуҗалыгы техникасын урлау белән шөгыльләнгән. Егетләрне полиция бүлегенә алып килгәннәр.
Ә инспекторның хәле, кызганычка каршы, мактанырлык түгел: яңак сөяге имгәнгән, тешләренә, хәтта теленә зыян килгән. Аны дәваханәгә озатканнар.
Читайте нас: