Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2019, 03:55

Бер хатын 11 яшьлек малайдан бала тапкан

Бүгенге көндә баланы әтисе тәрбияли.

АКШның Флорида штатында 28 яшьлек хатын бала белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен хөкем ителгән.


Бер гаиләдә няня булып эшләгәндә ул 11 яшьлек тәрбияләнүчесен җенси мөнәсәбәтләргә керергә күндергән, ә соңыннан аңардан бала тапкан.


Бары тик өч елдан соң гына малай әнисенә бу хәлләрне сөйләп бирә. Ә ана кеше шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Экспертиза няня баласының әтисе шул малай икәнлеген раслый.


- Бүгенге көндә кайчандыр каза күргән малай баланы тәрбияли. Көчләүче хатын исә суд карары белән 20 елга хөкем ителгән, - дип яза җирле матбугат чаралары.


Колониядән чыккач та, азгын хатын 10 ел сынау срогында булачак, арытаба аны бакыйлыкка күчкәнче полиция күзәтүе астында яшәү көтә.


Менә шулай, дуслар. Чит илдә законнар ничек гадел эшли. Ә безнең илдә соңгы арада исеме “яңгыраган” Михаил Туватин көчләү өчен нибары 6 (!) ел утырып чыккан. Адәм көлкесе! Бәлки, аны озаккарак утырткан булсалар, 9 яшьлек Лиза Киселева бүген дә иртән уянып, яңа көнгә шатланыр иде.

Читайте нас: