Социаль челтәрләрдә беренче сыйныфта укыган бер баланың әнисе укытучыга зарланып язган. Имеш, укытучы сөйләшеп утырмасыннар дип беренче сыйныф укучыларының авызларын скотч белән ябыштырып куя икән. Бу хәбәргә икенче бер укучының әтисе дә кушылган һәм бу хәлнең чын булуын раслап комментария язып калдырган. Ул прокуратурага гариза язуын әйтә.