Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
21 октябрь 2019, 03:25

7 кешене яндырып үтергән. Шуларның 5се - балалар (ВИДЕО)

Ут төртүче үзенең исерек булуын сөйли.

Ярославль өлкәсе Ростов шәһәрендә Ленин урамында урнашкан күпфатирлы агач йортта янгын чыга. 19 октябрь төнендә утта 7 кеше гомере өзелә. Шуларның бишесе – балалар. Тагы өч кешене реанимациягә озаталар.


- Йортка ут төртүдә шикләнелеп 37 яшьлек ир тоткарланган, - дип хәбәр итәләр Русия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча тикшерү идарәсендә.


“Лайф” басмасы язуынча, ир үч итеп янгын чыгара. Ул шушы йортта яшәгән бер гаиләгә үпкә саклап йөргән. Аның баласы мәктәптә сыйныфташлары белән сугышкан булган. Бу ир, баласын яклау ниятеннән хулиганнарның ата-аналары белән “разборка”га килгән, ләкин аның үзен дә йодрык белән “сыйлаганнар”.


Фаҗига төнендә ул исерек килеш таксида өенә кайтып барган. Күзенә баласын кыйнаучылар йорты чалына һәм ул үч итәргә була. Ир чүпрәк-чапракка ут төртә дә, шул ук таксида өенә кайтып китә. Кайткач, ятып йоклый.


Әле аңа каршы җинаять эше ачылган.


“Кешеләр янган йорт алдына чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килә”, - дип язган үзенең Facebook битендә Ростов районы башлыгы Сергей Шокин.


Тикшерү комитеты гаепләнүчедән сорау алган видеоязманы интернетка урнаштырган. 7 кеше гомерен кыйган ир үзен “бик каты исерек идем” ди. Алай да зажигалкасын кесәсеннән алып ут төртүен җентекләп сөйли...


Сорау алу видеоязмасын сылтама аша карый аласыз: https://ria.ru/20191020/1559994904.html

Читайте нас: