Уфада 18 яшьлек кияү егет хатынының әтисенең машинасын урлап качкан һәм авариягә эләккән. Машинаны урлап качар алдыннан егет эчеп исерә, авто ачкычларын кулына төшерә һәм шәһәрдә машинада йөрергә чыгып китә.
Машинасын куып алып китү гаризасы белән 49 яшьлек уфалы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Полицейскийлар ориентировка ала һәм эзләүләргә керешәләр.
Күп тә үтми автомобильне табалар. БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шикләнелүче кияү егет, машина хуҗасының өйдә булуыннан файдаланып, ачкычларны урлап кача.
Хәзер инде яшь егеткә җинаять эше ачканнар, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.