Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 октябрь 2019, 11:29

Кыз бала ышанып кереп китә...

"Әйдә велосипедта йөртеп киләм", - дип, кызны гаражлар арасына алып кереп китә.

Уфа шәһәренең Калинин районы суды 10 яшьлек кыз баланы көчләгән җинаятьчегә карата хөкем карары чыгарды.

Педофил киләсе 21 ел гомерен тимерчыбыклар артында үткәрәчәк.


Быел июль аенда кулга алынган 33 яшьлек ирне сабыйны мыскыл итүдә гаепләделәр. Ул үз гаебен өлешчә генә таныса да җинаяте тулысынча исбат ителгән. Ул көнне шайтан суы капкан ир урам буйлап аптырап йөргәндә парк янында 10 яшьлек кызны күреп кала. “Әйдә велосипедта йөртеп киләм”, - дип алдап, аны гаражлар арасына алып кереп китә. Бернәрсә аңламаган кызыкай аңа ышанып ияреп китә...
Елап утырган кызны үтеп баручылар күреп кала һәм полиция чакырта. Җинаятьче тиз арада кулга алына.
Читайте нас: