Севастополь шәһәренең 5нче санлы дәваханәсенә бер яшьлек баланы китергәннәр. Табиблар сабыйның йоткылыгы, ашказаны химик пешү алган дигән диагноз куйган.
Әнисе баласына ботка пешергәндә кәстрүлгә су урынына ялгыш кислота салган. Ә аны баласына ашатканда үзе берни сизмәгән. Авыртынуга көйсезләнгән кызчыкны ана һич тә тынычландыра алмагач, "скорая" чакырткан.
Елавының сәбәбе ачыклангач та, нәни пациентка беренчел медицина ярдәме күрсәтелгән. Сабыйның ике көннән хәле яхшырган һәм аларны кайтарып җибәргәннәр.