Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 октябрь 2019, 18:39

Терактны булдырмый калганнар

Франциянең иминлек көчләре Нью-Йоркта 11 сентябьдә булган кебек зур терактны булдырмый калганнар, дип хәбәр итә «Российская газета».

Франциянең иминлек көчләре Нью-Йоркта 11 сентябьдә булган кебек зур терактны булдырмый калганнар, дип хәбәр итә «Российская газета».
Франциянең Эчке Эшләр министры Кристоф Кастанер белдерүенчә, бу кара гамәлгә әзерләнгән кеше 11 сентябрьдә булган шартлау белән рухланып яшәгән. О-де-Сен төбәгендә яшәүче бу бәндә самолет урлап качарга планлаштырган булган.
2013 елдан булдырылмый калган терактларның бу алтмышынчысы.
Исегезгә төшерәбез, Нью-Йоркта булган терактта 2976 кеше вафат булып, дүрт меңнән артыгы төрле тән җәрәхәтләре алган иде.
Читайте нас: