Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 октябрь 2019, 04:35

43 миллион сум урлаган банк хезмәткәре турында яңа хәбәр

Банклардан акча үзләштерүчеләр артып китте бит әле...

“Открытие” банкыннан 43 миллион сум акчалар үзләштергән 39 яшьлек Лиана Латыйпова турында язган идек инде. Аны шушы көннәрдә йорт арестына утыртканнар. Бу хакта БР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.


Гаепләнүче ханым, Уфада Первомайская урамында урнашкан “Открытие” банкы бүлекчәсендә управляющий булып эшләгәндә 2017 елның гыйнварыннан алып 2019 елның июленә кадәр кассадан күп тапкырлар акчалар үзләштергән. Җинаятьче һәм аның җинаятьтәше икәүләшеп клиентлар вкладларын ябуны рәсмиләштергән. Шул рәвешле алар 50дән артык вкладны япкан.



Башкаланың Ленин районы суды гаепләнүченең җинаятьтәшенә исә - кассир булып эшләгән хатынга - арест срогын озайтты.


Бу хәлгә төбәктәге ЭЭМның мәгълүмат һәм иҗтимагый бәйләнешләр бүлеге начальнигы Максим Родионов та комментарий бирде:


“Тикшерү банк бүлекчәсендәге хезмәткәрләр тарафыннан зыян күрүчеләрне ачыклавын дәвам итә һәм вкладчикларга үзләренең банк исәпләрен тикшерергә киңәш бирә. Акчаларыгыз белән бер-бер хәл булса, якындагы полиция бүлегенә я төбәктәге ЭЭМның тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз”.








Читайте нас: