Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 октябрь 2019, 15:23

Еллар буе 4 баласын интектереп яшәгән

...Ана балаларын башларыннан тотып стенага, өстәлгә суккан, салкын душ коендырган, киендермичә салкында балконда калдырган.

Балаларын газаплап яшәгән ана хакындагы хәбәрләр бөтен илгә таралган иде. Бу вакыйганың дәвамы да бар. Прокуратура 47 яшьтәге Элина Сомовага карата гаепләү карары чыгарды. Хатынны 4 баласын җәберләп яшәүдә гаеплиләр.


Быел яз көне бар республика 4 баласы булган (икесе уллыкка алынган) Элина Сомова вакыйгасын сөйләде дисәк тә була. Аңа “Балигъ булмаганга карата тиешле тәрбия чаралары күрмәү” маддәсе буенча гаепләү чыгардылар. Тикшерү мәгълүматлары буенча, ул балаларын 5 ел (!) дәвамында җәзалап яшәгән.


Полициягә балаларның әтисе Сергей Сомов мөрәҗәгать итә. Аның сүзләре буенча, ул балалар тәнендә кара янган эзләрне күргән, җитмәсә, балалар даими курку хисендә яшәгән. Хәзер инде балаларның язмышлары икенче якка үзгәргән: өлкән кызлары Влада һәм кечесе Багираны әтиләре үз янына алган. Ә уллыкка алган ике малай приютка озатылган.


Шушы көннәрдә Уфаның Киров районы прокуратурасы җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарган. Тикшерү 2009 елдан алып 2018 елга кадәр Элина Сомованың балаларын тукмап һәм җәзалап яшәвен ачыклаган. Балалар физик көчләүләргә генә дучар булмыйча, психик яктан изелеп яшәгән.


“Сомова балаларын башларыннан тотып стенага, өстәлгә суккан, салкын душ коендырган, киендермичә салкында балконда калдырган. Ашауларын да “кискән” – ит ризыклары ашауларын тыйган”, - диләр Киров районы прокуратурасының матбугат хезмәтендә.


Ә Сомова исә... Гаепләү карары белән риза түгел. Ире аңа яла яккан дип аклана.


Юньсез ана бер гаепсез сабыйларның күз яшьләре өчен җавап бирер дип ышанасы килә...



Читайте нас: