Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 октябрь 2019, 16:33

Терактлар - куркыту сәясәте

Быел ФСБ хезмәткәрләре Русиянең төрле төбәкләрендә әзерләнгән 39 терактны булдырмый калган.

Быел ФСБ хезмәткәрләре Русиянең төрле төбәкләрендә әзерләнгән 39 терактны булдырмый калган.
Бу хакта РИА Новости иминлек буенча махсус хезмәтләр директоры Александр Бортников белдерүләренә таянып хәбәр итә. Ачыклануынча, бу терактлар әзерлек чорында була. Тагын 32 террорчы юк ителгән, 49 террористик ячейка эшчәнлеге туктатылган.
Җәмгысе шундый эшчәнлеккә бәйле 679 кеше кулга алынган. Ике дистәдән артык кеше җинаятьчел эшчәнлеген туктаткан.
Шушы ук хезмәтләр белдерүенчә, 5,5 мең русияле чит илгә чыгып китеп, террористик оешмаларга кушылганнар. Алар төрле нокталарда барган хәрби бәрелешләрдә катнаша. Әлегә, якынча, 4 мең русиялегә карата җинаять эше ачылган.
Бортников белдерүенчә, Русиягә кайткан 337 боевикның утыз икесе кулга алынган, 224 җәзага тарттырылган. Бүгенге көндә террористлар яклыларның эшчәнлеген раслаучы дәлилләр туплана.
Читайте нас: