Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 октябрь 2019, 13:08

Үтерүчеләр айга якын иректә йөри

Соңгы көннәрдә Саратовта үтерелгән 9 яшьлек кыз бала турында бөтен Русия шаулады. Ләкин аңа өстәп, "Красноярскидагы эш" тә бар әле...

Красноярск шәһәрендә элекке судьяның улы һәм аның иптәше бер егетне үтергәнче кыйнаган. Алар бу хәлне телефон камерасына видеога да төшереп торган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты язып чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Сергей Шмелев һәм Андрей Шилов мәрхүм Дмитрий Сисигин белән бер клубта ял итәләр. Аннары алар Дмитрий яшәгән йорт подъездына керә, үзара талаш чыга һәм Дмитрийны бик каты кыйнап ташлыйлар. Җитмәсә, барысын да видеога төшереп торалар. Шуннан соң бу компания Дмитрийның фатирына бәреп керә, шунда аның баш сөяген сындыралар. Видеоязмада Сергей белән Андрейның канга буялган канәгать йөзләре дә күренә.

Кыйналган Д.Сисигин комага китә. Табиблар Дмитрийның гомерен саклап калу өчен 22 көн көрәшә, ләкин егет аңына килмичә үлә. Ул гаиләдә бердәнбер бала була.

Социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләрдә әйтелгәнчә, Андрей Шилов моңа кадәр дә талау өчен хөкем ителгән була. Аның әнисе Людмила Шилова - адвокат, былтыр судья вазифасында була. Андрейның әтисе Иван Шилов исә – депутат.

Мәрхүм Дмитрий биатлон буенча спорт мастеры булган.

14 октябрьдә, дүшәмбе көнне Эчке Эшләр министрлыгының Красноярск өлкәсе буенча баш идарәсе үтерүдә шикләнелүче ике кешене тоткарлаган видеоны күрсәтте.
Кызганыч, мондый вакыйгаларга күптән аптырамыйбыз инде. Ләкин кеше үлеменә сәбәпче булган ике җәлладның айга якын иректә йөрүе хафага сала. Вакыйга киң иҗтимагый резонанс алмыйча, шикләнелүчеләрне тоткарламадылар.
Русия Тикшерү комитеты Башлыгы Александр Бастрыкин бу җинаятьне тикшерүне шәхси контрольгә алды һәм Тикшерү комитетының Баш идарәсенә тапшырырга боерды.
Шулай ук А.Бастрыкин Красноярскидагы хокук саклау органнары гамәлләрен тикшерергә һәм кул кушырып яткан түрәләрнең эшенә бәя бирергә боерды.
“Җинаятьне тикшереп, гадел хөкем карары чыгаруда туганлык җепләре бернинди йогынты ясамаячак”, - дип вәгъдә бирде Александр Бастрыкин.
Кем әйтмешли, карарбыз... Һәрхәлдә ике кешенең 31 яшьлек егетне вәхшиләрчә тукмап үтерүе җәзасыз калырга тиеш түгел.


Читайте нас: