Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 октябрь 2019, 03:18

Өч бала атасы таксида эшләгән: Ксения Каторгинаның үтерүчесе билгеле

Ләкин үтерүченең апасы Гөлнара моңа ышанмый.

Кичә, 15 октябрьдә берничә көн элек Екатеринбургта машинасын сатарга дип киткән һәм эзсез югалган Ксения Каторгинаның гәүдәсен тапканнар. Исәндер әле дигән өметтә аны меңәрләгән кеше эзләде. Ләкин могҗиза булмый калды. Полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелгән өч кешене кулга алган. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар Чиләбе өлкәсеннән.


Фаҗига хакында җентекләбрәк.


Ксения элемтәгә 10 октябрьдән бирле чыкмый башлый. Телефоны – сүндерелгән, кайда икәнлеге билгесез. Яшь хатынның туганнары полициягә мөрәҗәгать итә. Тиз арада Ксенияга ниндидер йөкле хатын шалтыратуы һәм югалган хатынның сатуга чыгарылган машинасын күрсәтергә китүе билгеле була. Йөкле хатын, имеш тә, Каторгинадан шәһәр читендәге Уралмаш районына килүен үтенә.

Волонтерлар шундук эзләүләр оештыра. Гаип булган хатынның телефоны соңгы вакытта эшләгән урынны җентекләп эзли. Берничә көннән Ксенияны бөтен Екатеринбург һәм хәтта күрше шәһәрләрдә яшәүчеләр дә эзли.



Тикшерүчеләр “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгата.


Берничә көннән Ксенияның Audi Q5 автомобилен Чиләбедә табалар. Машина салонында юылып бетмәгән кан эзләре була. Машинаның яңа хуҗасы аның янына ике ир һәм Ксенияга охшаган хатынның килүләрен әйтә. Авто документларын, машина хуҗасы паспортын күрсәтәләр һәм килешүдән соң китәләр. Перекупщикның ары-бире шиге булмый, әмма шулай да ул сатучыларны видеога төшергән. Шул видеоязманы караганнан соң полицейскийлар кемне эзләргә икәнлеген төгәл белә.


Нәтиҗәдә шикләнелүчеләрнең саны өчкә җитә. Болар - 43 яшьлек Марат Әхмәтвәлиев, 27 яшьлек Михаил Федорович һәм 31 яшьлек Екатерина Меньшикова.

Шикләнелүчеләр 9 яшьлек бала әнисе Ксения Каторгинаны суеп, урамдагы су колонкасы коллекторына ташлаганнар.


Марат Әхмәтвәлиевның апасы Гөлнара исә моңа ышанмый. “Өч бала атасы кеше үтерә аламыни? Мин моңа ышанмыйм”, - ди ул.


Шул арада мәрхүмәнең дуслары аның туганнарына җирләү мәшәкатьләрен оештырырга булыша, акча җыюны оештырганнар.


Мәрхүмәнең өлкән яшьтәге әнисе һәм 9 яшьлек баласы калган.







Читайте нас: