Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 октябрь 2019, 12:48

Өч көн реанимациядәге әби янына беркемне кертмиләр: ветеран ялгызлыкта үлә

Мәскәү дәваханәләренең берсендә 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Роза Светницкая янына табиблар өч көн дәвамында малаен һәм оныгын кертми.

Мәскәү дәваханәләренең берсендә 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Роза Светницкая янына табиблар өч көн дәвамында малаен һәм оныгын кертми. Әбекәй фани дөньядан ялгызы гына китеп бара.


Роза Светницкаяның улы Александр Гутенберг сөйләвенчә, әнисен инфаркттан соң авыр хәлдә дәваханәгә салганнар. Аның хәлен белергә килгәч, медиклар Александрны палатага кертми.


Оныгы Егор сөйләвенчә, аның әтисе әнисе янына килә, реанимациягә үтмәкче була. Табиблар исә: "Бүген түгел, иртәгә килсәгез яхшырак булыр", - ди.

Икенче көнне дә сәбәпләрен аңлатып тормыйча, Роза ханым янына беркемне кертмиләр. Бу хәл өченче көнне дә (8 октябрьдә) кабатлана. Нишләргә белмәгән Александр белән Егор Гутенберг, полиция бүлегенә барып гариза язабыз дип, дәваханәдән чыгып китәләр.


Тик, полиция бүлегенә барып җитүгә аларга якын кешеләренең үлемен хәбәр итеп дәваханәдән шалтыраталар...


Егор (мәрхүм әбекәйнең оныгы) медиклар нидер яшергән дигән фикердә. "Аны я төшереп җибәргәннәр (ул авыр гәүдәле иде), я реанимация чаралары күрсәтмичә үләргә калдырганнар, я статистика өчен үлемен башка көнгә күчергәннәр дигән шигебез бар. Бу проблеманы ачыклыйсыбыз килә", - ди Егор Гутенберг.
Читайте нас: