Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 октябрь 2019, 13:09

"Клиент үлгән"

90 яшьлек тыл хезмәтчәненең банк исәбендәге акчаларыннан җилләр искән.

Белоретта яшәүче 90 яшьлек тыл хезмәтчәне, ветеран Виктор Трофимовның банк исәбеннән 300 мең сум акчасы югалган.


"Миасский рабочий" басмасы язуынча, пенсионерны Чиләбе өлкәсеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Литовченко яклап чыккан. Ул төбәктәге ЭЭМ-на һәм прокуратурага акчаларның исәптән алынуының законлымы юкмы икәнлеген тикшерер өчен запрос әзерләгән.


Депутат сүзләре буенча, өлкән абзый фатирын саткан да, 300 мең сум салып, банкта вклад ачкан. Пенсионер үзе финансчы булган - ай саен вкладын, процент ставкаларын тикшереп торган. Көннәрдән беркөнне Виктор Трофимов үз исәбеннән выписка эшләтеп алырга уйлаган.

Ә банкта акча юк, чөнки "клиент үлгән" дип хәбәр итәләр.


Депутат аңлатуынча, банк, имеш, гәзиттә Виктор Трофимовның адашына багышланган некролог күргән һәм исәпне япкан.

Акчаларның кая югалуы әле булса билгесез, дип аңлата депутат. "2018 елдан башлап Виктор Трофимов Чиләбегә (банкның баш офисы шунда) суд утырышларына йөрергә мәҗбүр. Ике дистәгә якын утырышлар булып үтсә дә, суд эше һаман тәмамланмаган", - ди парламентарий.
Читайте нас: