Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 октябрь 2019, 14:30

Төрмә хезмәткәре эш урынында бизнес оештырган

Аңа акча акрынлап "ява" торган, тик беркөнне бу кырын эше ачыкланган

Аңа акча акрынлап "ява" торган, тик беркөнне бу кырын эше ачыкланган.
Мәләвез районы суды карары буенча урындагы колония начальнигы урынбасары шартлы рәвештә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 100 мең сум күләмендә штрафка тарттырылган. Моңардан тыш, гаепләнүче 3 ел дәвамында дәүләт учреждениеләрендә эшли алмаячак.
44 яшьлек югары дәрәҗәле колония хезмәткәре ярты ел дәвамында хөкем ителүчеләрдән һәм аларның якыннарыннан ришвәт алып яшәгән. Төрмәгә якыннарын күрергә килүчеләр аның аша телефоннар, зарядниклар, наушниклар тапшырганнар. 2019 елның февраленнән башлап, май аена кадәр 6 кешегә телефон керткәнен исбатлаганнар. Шулай итеп, ул алардан барлыгы 31 мең акча җыйган. Кайберләре акчаны кулдан-кулга биргән, банк картасына күчерүчеләр дә булган.
Ир үзенең гаебен тулысынча таныган һәм үз теләге белән эшеннән киткән.
Читайте нас: