Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 октябрь 2019, 12:35

Ап-ак туй кызыл төскә манчылган...

Бу хәл быел җәй көне Ярославль өлкәсендә булган.

Быел җәй, июль аенда Ярославль өлкәсенең Тутаевода узган бер туй фаҗига белән тәмамлана. Кияү егет, пычак тотып, кәләшкә ташлана. Аның кулбашын яралый. Ярасыннан кан саркуына карамастан, яшь хатын полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыртмый.


Аның битарафлыгы ирнең ачуын чыгара - тагы бераз өстәп эчкән кияү туйга кунакка килгән 51 яшьлек иргә бәйләнә башлый, аның йөзенә һәм күкрәгенә пычак кадый. Иркәй шунда ук җан бирә. Туйда ук яшь кияүне тоткарлыйлар һәм тикшерү изоляторына ябып куялар. Җинаять эше инде тәмам. Тиздән суд кияү егетне хөкем итәчәк.


Читайте нас: