Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 октябрь 2019, 17:46

Луиза урланган акчаны кая иткән?

Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк”тан 24,5 млн. сум акча урлаган кассир Луиза Хәйруллинаны бу адымга барырга ире мәҗбүр иткән, дип белдергәннәр Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсендә. Тикшерүләрдән соң бу фаразның чынлап та шулай булуы ачыкланган.

Урланган акчаның күбесен ире төрле казиноларда уйнап, букмекерларга ставкалар куеп бетергән.

Луизаның ире башта вак кына ставкалар куя. Аннан “игороман”га әйләнеп, бөтен акчасын уйнап бетерә башлый.

Хокук сакчылары букмекер контроларыннан белешмәләр җыйганнар. Тегеләре аның чынлап та уйнавын раслаган. Марат Хәйруллиннан бер туктаусыз акча күчеп торган. “Әлеге вакытта Луиза тикшерү изоляторында утыра, Марат исә өй арестында дигән булып иректә рәхәтләнеп ята”, – дип үз фикерләрен белдерәләр интернетта.

Луизаны июль башында кулга алдылар. Ул башта ире өчен мондый адымга баруын әйтте һәм аннан өч ай бер ни дә дәшмәде. Әмма тикшерүчләргә акчаларның эзенә төшәргә авыр булмады: аларның язмышы ачыкланды.
Читайте нас: