Уфа шәһәренең Калинин районында 43 яшьлек ханымны аңлы рәвештә кешенең милкенә зыян салганы өчен хөкем итәчәкләр. Аның кызу кулы астына ихатада торган автомобиль эләккән.
Уфа шәһәренең Калинин районында 43 яшьлек ханымны аңлы рәвештә кешенең милкенә зыян салганы өчен хөкем итәчәкләр. Аның кызу кулы астына ихатада торган автомобиль эләккән.
Прокуратурада хәбәр итүләренчә, бу хәл март аенда булган. Ихатада торган автомобильнең сигнализациясе гел кабынып, кычкырып торганга бер ханымның нервылары түзмәгән, чәйнүк алып чыккан да машинаны “кыйнаган”. Зыян күләме 15 мең сум тәшкил иткән.
Ханым үз гаебен таныган, автомобиль хуҗасына зыян хакын түләгән.