Краснокама районара суды 23 яшьлек егетне авыр авария ясаганы өчен 3 ел да 1 ай шартлы хөкем белән иректә калдырган булган. Егет май аенда исерек килеш руль артына утырып күрше авылга юллана һәм юлда каршы хәрәкәт юлына чыкгып идарәсен югалта, нәтиҗәдә машина әйләнеп каплана. Янында утырган 30 яшьлек пассажиры хастаханәдә якты дөнья белән хушлаша.