Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 сентябрь 2019, 17:46

Үсмер дуслары белән бергә әтисен үтергән

Бу хәл Дагыстанда була.

Дагыстанда өч үсмер дус тоткарланган. Алар берсенең әтисен бергәләшеп үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Дагыстан республикасы буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр итә.


“16 яшьлек үсмер үзенең 55 яшьлек әтисе белән конфликтка керә һәм өйдән чыгып китә. Үзенең 17 һәм 18 яшьлек дусларын (аларга зур суммадагы акчалар вәгъдә итеп) күндерә дә, әтисен тимер торба белән сугып үтерәләр. Алган тән җәрәхәтләреннән ир шунда ук җан бирә”, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Үсмерләр мәрхүмнең мәетен урманга илтеп яшерә.
“Үсмерләрнең өчесе дә кулга алынган. “Үтерү” маддәсе буенча җинать эше ачылган”, - ди ЭЭМ вәкиле.




Читайте нас: