Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
29 сентябрь 2019, 04:00

Гаиләсен үтереп, ел буе тайгада качып яшәгән ирне суд залыннан иреккә чыгаралар

Николай Николаевич Громов моннан күп еллар элек хатынын һәм кызын үтереп, җинаятьтән соң тайгага кача.

Николай Николаевич Громов моннан күп еллар элек хатынын һәм кызын үтереп, җинаятьтән соң тайгага кача.


Чирек гасырга якын ул урманнарда яши. Ләкин моннан туеп, халык янына чыкмакчы булганда гына чак батып үлми. Аны Тулундагы су ташуы вакытында күреп алып коткаралар. Хастаханәдә Громов үзенең кем булуын һәм чын мәгълүматларны атый.


Полициянең, һичшиксез, кешеләр үтерүче белән кызыксыначагын һәм җәза билгеләнәчәген аңлап сөйләшә. Бу вакыйга, ир-ат тайгадан чыкмаса, ничек тәмамланыр иде - билгесез. Әмма барысы да көтелмәгән борылыш ала. Николай Громовны суд залында ук азат итәләр. Ничәмә еллар буе тайгада качып йөргән карт 24 ел элек булган фаҗигадә хатыны һәм кызының исән калуын белми, дип хәбәр итә Вести.





Читайте нас: