Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 сентябрь 2019, 21:52

Башта үтергән, аннары йортка ут төрткән

Кичә төнлә Зилаер районының Юлдыбай авылында бер өй янып китә.

Кичә төнлә Зилаер районының Юлдыбай авылында бер өй янып китә. Янгын сүндерүчеләр утта төрле тән җәрәхәтләре алган 56 яшьлек ир мәетен табып ала. Йорт хуҗасының үлеме янгыннан түгеллеге ачыклана.


Янгын сүндерүдә катнашкан җирле халык сүзләре буенча, ут йортның эчендә дөрли. Кешеләр агач бинаны уттан коткарып маташканда, өй эченнән бер кеше чыгып качканын күрә.
Полиция хезмәткәрләре тиз арада шикләнелүченең эзенә төшә. Магнитогорскида яшәүче 33 яшьлек иркәй моңа кадәр хөкем ителгән булган инде. Полиция хезмәткәрләре участокка алып килгәндә, аның киеменнән янгын исе аңкып торган.
24 сентбярь кичендә яшь ир авылдашына килә, һәм алар кәеф-сафа коралар. Бермәлне талашып китәләр. Җәнҗалның сәбәбе – имеш тә, өлкән яшьтәге ир кунак егетнең әнисен үпкәләткән. Шешәдәшенең гомерен кыйгач, егет йортка ут төртә дә кача.


Читайте нас: