Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 сентябрь 2019, 21:03

4 елдан соң үтерүен сөйләгән

2018 елның ноябрендә Дим елгасы бозында узгынчылар кеше кулына тап була.

Башкортстанның Тикшерү комитетында 72 яшьлек иргә хөкем карары чыгарылган. Ул үзенең кызын үтергән һәм гәүдәсен өлешләргә бүлгәләгән.

2018 елның ноябрендә Дим елгасы бозында узгынчылар кеше кулына тап була. Криминалистлар кулның хатын-кызныкы булуын һәм 2015 елда кисеп ташланганын ачыклый.


Бер ханым 2015 елда әтисе белән бергә күршедә яшәгән хатынның югалганлыгын сөйләгәнче җинаять озак вакыт ачыкланмый тора. Әтисе кызы югалуы турында полициягә дә хәбәр иткән булган. Экспертиза кулның югалган хатынныкы икәнен ачыклый.
Соңрак ир 2015 елда кызы белән сүзгә килүен, талашкан вакытта берничә мәртәбә башына сугып үтерүен ачыктан-ачык сөйли. Гаепләнүче кызының җәсәден бүлгәли һәм суга ыргыта, чүп савытларына ташлый.
Әлеге вакытта мәрхүм хатынның гәүдәсен тулысынча һаман тапмаганнар. Ир моңа кадәр хатыны һәм әбисен (!!!) үтергәне өчен 15 ел төрмәдә утырып чыккан булган. Аннары туганының малаен һәм кызын үтерергә маташканы өчен тагы 8 ел төрмә шулпасы чөмерә. Әле инде суд аны 10 елга ирегеннән мәхрүм иткән.


Читайте нас: