Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 сентябрь 2019, 03:22

Владимир Путин төрмәдә утырган 3 кешене ярлыкады

Наркотиклар белән сату иткән 5 бала анасы, көнләшеп ирен үтергән хатын һәм талашкан вакытта кешене җәрәхәтләгән хезмәт ветераны иреккә чыгачак.

Колониядән наркотиклар белән сату иткән 5 бала анасы, көнләшеп ирен үтергән хатын һәм талашкан вакытта кешене җәрәхәтләгән хезмәт ветераны иреккә чыгачак.

Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәрендә яшәүче Наталья Сапоцкаяны 2017 елда суд наркотикларның законсыз әйләнеше маддәсе буенча 6 елга ирегеннән мәхрүм итә.
Хөкем карары чыгарган вакытта йөкле булган хатын арытаба хокук сакчыларына җинаять эшен ачыклауда ярдәм итә. Моңа кадәр җаваплылыкка тарттырылмаган, бу җинаятьне дә бергә яшәгән ире басымы астында кылган.
Оксана Иванюк та 2017 елда хөкем ителгән. Үтерү маддәсе буенча хөкем карарын аңа Новосибирск өлкәсенең Искитим район суды чыгара. Гаепләү версиясенә ярашлы, хатын ирен көнләшү, үпкәләү һәм тукмалу нигезендә пычак белән чәнчеп үтергән. Үтерүдән соң Оксана җинаять урыныннан качмый, каза күрүчегә ярдәм итмәкче була. Соңрак ул полициягә үзе килә һәм гаебен таный.
Тагы да бер ярлыканган – 81 яшьтәге Алексей Давыдов. Бәхәс вакытында кешене каты яралаганы өчен Рязань өлкәсе Ряжский районы суды аны 3 елга колониягә утырта. Эш материалларына ярашлы, Алексейның пычак белән һөҗүм итүенә каза күрүченең амораль кыланышы сәбәпче була. Алексей Давыдов гаебен таный, мораль һәм милеккә бәйле зыянны каплаткан. “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән Алексей Давыдовның сәламәтлеге начар һәм колониядә аңа тиешле медицина ярдәме күрсәтә алмаячаклар.
Читайте нас: