Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 сентябрь 2019, 15:37

Җинаятьчене тотканнар

Ул 2017 елның гыйнвар аенда 4 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, 2021 елда иреккә чыгарга тиеш булган.

Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге хөкем ителүче Костылев Александр Витальевичны эзләвен язган идек.


Чыгышы белән Туймазы районыннан булган Александр Костылев 9 сентябрь көнне Уфа шәһәрендәге 9 санлы холык төзәтү колония-поселениесеннән үз белдеге белән чыгып киткән.


Ул 2017 елның гыйнвар аенда 4 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм ителеп, 2021 елда иреккә чыгарга тиеш булган.

Ниһаять, Александр Костылевны Уфада кулга алганнар. Хәзер аның элекке срогына тагы 4 ел өстиячәкләр.
Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең БР буенча идарәлегенең матбугат хезмәтендә Костылевны кичә Уфаның Киров районында кулга алуларын хәбәр итәләр. Яңа төрмә срогыннан тыш, тоткыннан эзләүгә һәм кулга алынуга сарыф ителгән чыгымнарны каплатачаклар.
Читайте нас: