Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 сентябрь 2019, 16:03

“Дәресләр хәзерләргә комачаулады...”

Салават шәһәрендә 17 яшьлек үсмер кыз 7 яшьлек сеңлесен үтергән.

Тикшерү комитетының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә 7 яшьлек кыз баланың үлеменә карата комментарий бирделәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, кызчыкны бертуган апасы батырган.


Салават шәһәрендә булган бу вакыйгада 17 яшьлек 11 сыйныф укучысы сеңлесен мунчага алып барган да, башы белән сулы ләгәнгә батырган. Бераздан килүенә сеңлесе инде якты дөнья белән хушлашкан була – ул тончыккан.


- 7 яшьлек сеңлесе апасына дәресләр хәзерләргә комачаулый, көйсезләнә, елый. Шикләнелүче апасы аны тынычландырырга теләп мунчага алып китә, анда башы белән таска батыра, - дип аңлатма бирәләр ведомствода.


Тикшерүчеләр җинаять урынын караган, суд-медицина экспертизасы билгеләгән, мәрхүм кызчыкның якыннары һәм гаиләсеннән сорау алганнар. “Кече яшьтәгене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әле хокук сакчылары шикләнелүче үсмергә карата кисәтү чарасы хакында мәсьәләне хәл итә.

Көнгә чыксаң, шундый коточкыч хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Һәм бу ерак АКШ яисә башка берәр чит илдә түгел. Бу – үзебездә. Каян килә шундый кансызлык? Мәрхәмәтсезлек? Әниләр балалары гомерләрен кыя, абый-апалар бертуганнарын якты дөньядан мәхрүм итә. Бернинди дәрес тә кеше гомеренә тормый бит. Психик тайпылышмы бу? Яисә нервларның шулкадәр киеренкелегеме?

Йомшаграк, бер-береңә карата кайгыртучанлык күрсәтү артык булмас. Тик менә нәни кызчык жәл...
Читайте нас: