Стәрлетамак прокуратурасы, 54 яшьлек хатынны ришвәт бирүдә гаепләп, эшне судка озаткан.
Вакыйга май аенда була. Полиция хезмәткәрләре Стәрлетамактагы бер гаиләнең йортында зур күләмдә ялган алкоголь таба. Йорт хуҗасының бу товарны сатарга җыенуы ачыклана.
Ирен ни көтәчәген аңлаган хатын, аңа ярдәм итәргә була. Иренә карата тикшерү эшләрен туктату өчен ул полиция хезмәткәрләренең берсенә 100 мең сум акча бирә.
Хатын үзенең гаебен таный. Озакламый суд карары чыгарылачак. Иренә ярдәм иткәне өчен аңа төрмә янавы ихтимал. Исерткеч эчемлекләрне законсыз җитештергәне һәм сатканы өчен иргә дә җәза яный.