Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 сентябрь 2019, 16:30

Террорчыны – төрмәгә!

Идел буе федераль округы хәрби суды Татарстанның Ютазы районында яшәүче 47 яшьлек Алексей Верезумскийны террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен 9 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Идел буе федераль округы хәрби суды Татарстанның Ютазы районында яшәүче 47 яшьлек Алексей Верезумскийны террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен 9 елга ирегеннән мәхрүм итте.


Судта ачыклануынча, ул террорчылар оешмасына зур суммада акча күчергән. Ул урындагы халык арасында террорчылыкны пропагандалап йөргән, “Имарат Кавказ” (эшчәнлеге РФ территориясендә тыелган) халыкара террористик оешмасына керергә чакырган. Моңардан тыш, ул Төньяк Кавказ территориясендә террористик актлар кылырга өнди, хәтта ике кешене Дагыстанга алып китәргә маташкан. 2012 елда ул Пакистанга “Әль-Каида” (эшчәнлеге РФ территориясендә тыелган) законсыз хәрби формированиеләренә 27 мең доллар күчергән булган. Судта ул үзенең гаебен танымаган.



Читайте нас: