Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 сентябрь 2019, 13:07

Луиза Хәйруллинаның иренә балалары белән 2 сәгать йөрергә рөхсәт

Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк” филиалында эшләүче карак кассир Луиза Хәйруллинаны белмәгән кеше калмагандыр.

Салават шәһәрендәге “Россельхозбанк” филиалында эшләүче карак кассир Луиза Хәйруллинаны белмәгән кеше калмагандыр.

Һәрхәлдә, Башкортстанда. Луизаның үзен тәүдә тикшерү изоляторына сентябрь башына кадәр утыртканнар иде. Аннары изоляторда утыру срогын янә 2 айга (2 ноябрьгә кадәр) озайттылар.


“Вести-Башкортостан” хәбәр итүенчә, аның ире Марат Хәйруллинга өй арестын 2 айга озайтканнар. Шул ук вакытта көненә 2 сәгатьлек прогулкалар рөхсәт иткәннәр. Ул вакытта Марат Хәйруллин балаларын мәктәпкә йөртәчәк.


2019 елның 27 май көнендә Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банк бүлекчәсеннән 23 миллион сум акча алып чыгып, ире һәм ике баласы белән гаип булганнар иде. Тик, кырын эш кырык елдан соң да билгеле була диләр: Казанда түләп торган фатирда гаиләнең эзләренә төштеләр.
Читайте нас: