Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2019, 13:24

Кибет янында табылган сабыйның ни хәлдә булуын сөйләделәр

Ут күршебез Татарстанның Чирмешән районында кичә пакетка салынган яңа туган сабый табылган иде.

Ут күршебез Татарстанның Чирмешән районында кичә пакетка салынган яңа туган сабый табылган иде.


Әлмәт перинаталь үзәге табиблары Чирмешәндә кибет янында пакетта табылган яңа туган баланың сәламәтлеге турында сөйләгән. «Бүгенге көндә баланың хәле уртача авырлыкта. Сабый, сау-сәламәт диярлек. Стандарт буенча кирәкле тикшерү узачак», - дип сөйләгән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Разия Галиева.

"Татар-информ" язуынча, сабыйның тышкы имгәнүләре юк. Баланы пакетта Чирмешәндә кибет директоры тапканын хәбәр иткән идек. Малай ялангач булган һәм бик нык туңган. Полиция хезмәткәрләре сабыйның әнисен тоткарлаган. Әлеге факт буенча «Ана кешенең яңа туган баласын үтерүгә маташуы» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас: