Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 сентябрь 2019, 11:05

Башта гашыйк иткән, аннары алдаган

Вакыйга романнардагыча башланган булган.

Үзенең мәхәббәт хисләрендә Уфада яшәүче хатын алданган. Яраткан егете хатынның 1,5 миллион сумын талап алган. Полиция бүлегенә тукмалган хатын килгән – аның белән яшәгән егете, сөйгәненә пычак белән янап, барлык җыйган акчаларын бирергә күндергән.
Вакыйга романнардагыча башланган булган. Берничә ел элек бик популяр булган танышулар кушымтасыннан Уфада яшәүче 42 яшьлек ханым 37 яшьлек башкортстанлы белән таныша. Күп тә үтми, ике ялгыз арасында назлы хисләр кабынып китә. Язышып аралашу 2 елга якын дәвам итә.
Ләкин... Беренче свидание вакыты җиткәч, аның гомум режимдагы колониядә үтәсе ачыклана. Кеше үтерү өчен хөкем ителгәнен егет иң соңгы моментта әйтә. Тик чын мәхәббәт өчен бу гына киртә була аламы? Әлбәттә, юк!
Сөйгәнен – Бәләбәй районында яшәүчене ирне - колониядән чыгаргач, ир белән хатын Сипайловода фатирга акча түләп тора башлый. Хатын үз исәбендә шактый зур гына сумма саклаган, тик эшсез сожителеннән моны яшергән. Акчалар хакында белеп калган ир котырына һәм йодрыкларын төйнәп сөйгәненә ташлана. Пычак белән янап, ул, хатыннан 1,5 миллион сумны банк исәбеннән алдыртып, үзләштерә.
Ярый әле иркәй йоклап киткән арада хатын фатирдан кача һәм полициягә йөгерә. Хокук сакчылары ирне мәхәббәт ояларында тоткарлый. Әле ул сак астында, дип хәбәр итәләр БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: