Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 сентябрь 2019, 12:25

Телең тик тормаса, штраф түләвең дә бар

Республиканың Белорет районында яшәүче 59 яшьлек ирне “Одноклассники”дагы комментарие өчен штрафка тарттырганнар.

Республиканың Белорет районында яшәүче 59 яшьлек ирне “Одноклассники”дагы комментарие өчен штрафка тарттырганнар. Ул бер публикация астында кешеләрне милләте өчен мыскыллаучы комментарий язган.
Белгечләр бу пост нәфрәт һәм дошманлыкны котырта дигән фикергә килә. Комментарий астында шунда ук “лайк”лар җыела башлаган.
Моңа охшаш комментарийлар экстремистик дип исәпләнә, һәм законнарга ярашлы, тыелган. Суд карары буенча ирне 10 мең сумга штрафка тарттырганнар.
Шулай, җәмәгать. Социаль челтәрләр генә димә шул, анда да күреп-күзәтеп, һәр сүзебезне иләк аша үткәреп торалар. Сак булыйк!
Читайте нас в