Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 сентябрь 2019, 18:08

Баласын чүплеккә чыгарып ташлаган

Татарстанның Чирмешән авылында кибет янында яңа туган сабый салынган пакет табылган.

Татарстанның Чирмешән авылында кибет янында яңа туган сабый салынган пакет табылган. Аны шул кибеттә эшләүче 36 яшьлек хатын ташлаган булып чыккан. Бак дисәң, хатын баланы үз иреннән тапмаган һәм шулай итеп аңардан котылырга уйлаган.
Баланы кибет директоры тапкан, шунда хокук саклау органнарына һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә хәбәр иткән.
Баланы уртача дәрәҗәдә туңу билгеләре белән хастаханәгә алып киткәннәр. Анасы кулга алынган.
Читайте нас: