Луиза Хәйруллина белән
бәйле вакыйга май ахырында бөтен Русиягә яңгыраган иде. Эш көне тәмамланганнан соң кассир Луиза банктан 23 миллион сум акча алып чыга. Ләкин, кырын эш 40 елдан соң да билгеле була дигәннәре хак – Хәйруллиннар гаиләсен
Казанда тоткарладылар. Уфага алып кайткач, Луизаны кулга алдылар. Ирен иреккә чыгардылар. Балалары әле Луизаның әтисе опекасында.