Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 сентябрь 2019, 00:33

Мин аңа: "Бар да яхшы булачак", - дидем...

Дүртөйле районының Исмаил авылында яшәүче 28 яшьлек хатын 1 яшьлек улын үзе буып үтереп, чыгарып күмүен таныган.

Баланы ике көн эзләделәр. Хатын баланың төнлә югалуы турында хәбәр итеп полициягә үзе шалтыраткан. Бу эшкә йөзләгән волонтер, тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, хәтта водолазлар алынды. Хатын ике көн буе барсын да алдап яшәде. Ике көннән соң ул башта баланы одеялга төреп басуга чыгарып куюы турында әйтте, тик баланы аннан тапмадылар. Чираттагы сорау алу вакытында, ниһаять, ул улын үтерүе турында әйткән.
Республика халкын бу вәхши хәл тетрәтте. Башкортстанда әле мондый хәлнең булганы юк иде. Үз баласын үтереп, гәүдәсен яшереп кую очрагы 2012 елда Брянск өлкәсендә булган иде. 19 яшьлек Светлана Шкапцова 9 айлык кызын урамда коляскада калдырып, бер генә минутка кибеткә кереп чыккан арада баланың югалуын хәбәр иткән иде. Баланы ике атна эзләделәр. Тикшерүчеләр җинаятьнең эзенә төштеләр. Хатынның исерек ире котырынып китә һәм баланы кыйнап ташлый. Яралардан газапланып яткан баланы диванда ялгызын үләргә калдырып, әтисе дә, әнисе ташлап чыгып китәләр. Бала өч көннән якты дөнья белән хушлаша. Ир кайтып баланы балконга алып чыга да ут төртә...
Кешеләр бернәрсә дә сизмәсен өчен алар буш коляска белән урамда йөриләр. Хатыны кибеткә кереп киткән арада ир хатын-кыз киеме кия дә буш колясканы урлап алып китә...
Суд ирне – 19, хатынны 4,3 елга ирекләреннән мәхрүм итте.
Башкортстандагы җинаятьнең сәбәпләре әлегә билгесез. Шунсы билгеле: хатын ике баланы ялгызы тәрбияләгән. Аның 5 яшьлек кызы бар. Үтерер алдыннан ул баласын ач булмасын, еламасын өчен эшләгәнен әйтә. Ул эксперимент вакытында бертуктаусыз: “Барсы да яхшы булачак”, - дип кабатлый.
Кулга алынган Юля Хәбированың суд приставлары карамагында өч бурычы барлыгы ачыкланган. Шул ук вакытта аның ире шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнгән. Әнисе улын үтергән вакытта аның алибие бар: ул дуслары белән күңел ачып йөргән. Ә монда хатыны балаларын ашатырга акчасы булмыйча интегеп яшәве турында сөйли...
Сугыш вакытында кешеләр ачка үлгәннәр, әмма балаларын үтермәгәннәр. Бу хатынның кылыкларына бары тик Аллаһ кына бәясен һәм җәзасын бирсен...
Читайте нас: