Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 август 2019, 13:34

Тренер 10 яшьлек кызны көчләгән

Тренер үзенең гаебен танымаган, ләкин...

Уфа районы судында бадминтон буенча элеккеге мәктәп тренеры хөкем алдына басачак – аны балигъ булмаган баланы көчләүдә гаеплиләр.
56 яшьлек тренер 2018 елның май аеннан сентябрь аена кадәр Самара, Казан шәһәрләренә ярышлар белән барганда, шулай ук мәктәптә 10 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. Җинаятьне ачыкларга видеоязма ярдәм иткән: ярышларны киредән карап утырганда аның бу кылыгын күреп калганнар.
Тренер үзенең гаебен танымаган. Әмма прокуратура гаепләү эшен тәмамлап, эшне судка озаткан.
Читайте нас: