Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
28 август 2019, 22:41

24 ел тайгада качып ятканнан соң...

Иркутск өлкәсен су басу 24 ел федераль эзләүдә булган җинаятьчене кулга алырга ярдәм иткән.

Иркутск өлкәсен су басу 24 ел федераль эзләүдә булган җинаятьчене кулга алырга ярдәм иткән: шул гомер тайгада качып яткан ир су баса башлагач чыгарга мәҗбүр булган. Аны ике кешене үтерергә маташуда гаеплиләр: бергә яшәгән хатыны аның бертуктаусыз җәнҗал чыгаруыннан тәмам туеп ташлап чыгып китә. Әмма ирне бу ярсыта гына: ул хатынына, аның 6 яшьлек кызына берничә мәртәбә пычак белән кадый.
Июль урталарында Тулун шәһәр хастаханәсенә су басудан каза күрүчеләрне алып киләләр. Алар арасында туңган 72 яшьлек Игорь Григорьев та була. Хастаханәгә килүчеләрнең берсендә дә документ булмый, әмма алар үзләре турында мәгълүматны телдән әйтәләр. Григорьев та үзе турында барсын да сөйләп бирә. Бөтен мәгълүматлар компьютерга кереп барганлыктан, җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге хезмәткәрләре хастаханәгә тиз килеп җитә.
Бу еллар эчендә Григорьев, чынлап та тайгада гына яшәгән, аучылык белән шөгыльләнгән. Атып алган кошларын Байкалга килүче туристларга сатып көн күргән.
Читайте нас: