Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 август 2019, 12:59

Наркотиклар белән агуланган 8 айлык сабый нихәлдә?

Узган ялларда Мәскәүдә 8 айлык кыз бала “каннабис белән агулану” диагнозы белән дәваханәгә озатылган.

Узган ялларда Мәскәүдә 8 айлык кыз бала “каннабис белән агулану” дигнозы белән дәваханәгә озатылган булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, наркотик бала организмына 24 яшьлек әнисенең күкрәк сөте аша эләккән.
Бәби яшәгән фатирга тиз арада полиция хезмәткәрләре җибәрел. Аның әнисен сорау алу өчен кулга алалар.
Сабыйның сидеге анализында күп күләмдә наркотик матдәләр эзләре табылган, дип яза KP.RU.
Мәскәү шәһәренең хезмәт һәм халыкны социаль яклау департаментында хәбәр итүләренчә, тикшерү чаралары тәмамлангач, 8 айлык сабыйның язмышы хәл ителәчәк.
Әле сабый табиблар күзәтүе астында, аның гомеренә берни янамый. Наркотиклар белән агуланган сабыйның әти-әниләре авыр тормыш хәлендә калган һәм март аеннан алып социаль яклау органнарында исәптә торганнар. Хәсрәт-ананың тагы бер зуррак малае бар, ләкин ул әтисе белән яши.
Читайте нас: