Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 август 2019, 11:39

"Красавица, дай погадаю!.."

Уфада 47 яшьлек бер ханым чегән йогынтысына бирелеп, алтын бизәнгечләрсез калган.

"Урамда мине бер хатын туктатты да, синдә бозым бар, шул сине чиргә сабыштыра. Күңелсезлек килеп чыкмасын өчен аңардан арынырга кирәк. Мин ядәм итә алам, дип әйтте", - дигән.

Хатын ризалашкан һәм чегән скрепка, чи йомырка, тастымал ярдәмендә бозымын чыгарган булып кыланган. Моның өчен ул, әлбәттә, алданучысыннан акча сораган. Ә хатынның үзе белән бер тиене дә булмаган. Чегән: "Алайса алтыннарыңны салып бир. Иртәгә фәлән сәгатьтә, фәләнчә адрес буенча миңа килерсең. Ләкин бер шарт бар - безнең килешү турында бер кеше дә белмәскә тиеш", - дигән.

Хатын алтын йөзекләрен һәм алкасын кулъяулыкка төреп биреп җибәргән. Сөйләшенгән вакытка барган - чегәнне таба алмаган. Шуннан соң, хатын алдануын аңлап, полициягә хәбәр иткән. Хокук сакчылары җинаять эше ачканнар, юраучыга розыск игълан ителгән.

Киләчәкне юрау, яраткан кешеңне кайтару, бозым чыгару чегәннәрнең борынгы һәм, кызганычка каршы, әле дә бик еш кулланыла торган алымы. Чегәннәр гипноз ярдәмендә ышанмаган кешене дә ышандыру сәләтенә ия. Шуңа күрә күңелсез хәлләрдән ерак торыйм дисәгез, аларга сүз катып, элемтәгә кермәскә киңәш итәбез. Сакланганны Аллаһ үзе саклар!
Читайте нас: