Башкортстанның Миякә районында полиция хезмәткәрләре 81 яшьлек әбине кыйнауда һәм көчләүдә шикләнелүче 41 яшьлек ирне кулга алган. Ачыклануынча, ир кеше моңа кадәр дә күрше әбигә кереп, бер генә бәйләнмәгән. Ә соңгысы аянычлы тәмамланган. Ир күршесенең өенә кергән, аны кыйнаган һәм көчләгән. Башындагы күп җәрәхәтләр белән әбине дәваханәгә озатканнар дип хәбәр итә “Вести-Башкортостан”.