Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 август 2019, 00:58

Паралимпиячеләрне машинада бәрдереп киткән

Паралимпия командасының өч спортчысын, бер дуамал машинасы белән бәрдергән.

Тула шәһәре янындагы Алексин шәһәрчегенә, спорт күнекмәләре җыенына килгән илнең паралимпия командасының өч спортчысын, бер дуамал машинасы белән бәрдергән. Спортчылар - Диана Цыплина, Александр Легостаев һәм Сергей Сафин коляскаларында йөреп килергә булалар. Алар яныннан үтеп баручы “Шевроле Ланос” автомобиле водителе кире әйләнеп килеп, махсус рәвештә, спортчыларны бәрдерә. Бәхеткә, спортчылар авыр тән җәрәхәтләре алмый кала. Бәрдерүче тиз генә качып китү ягын карый. Әмма машинанаың дәүләт знагы, коляскага эләгеп, төшеп кала. Шуның буенча аны тиз арада эзләп табалар. Машинада 2013 нче елда ук правасын алдырган Александр Горбунов исемле адәм актыгы булган. Шундыйларның үзләрен инвалид коляскасына бәйләп куярга да бит!
Читайте нас: