Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
22 август 2019, 13:34

Көпә-көндез бер ирне ут төртеп яндырганнар

Бу хәл кичә, ягъни 21 август көнне Мәскәүдә була. Балалар мәйданчыгында кәеф-сафа корып утыручы исерекләр берзаман кычкырыша башлый... Видеосын сылтама аша кереп карый аласыз.

Гадәттә, күпкатлы өйләрнең алдына өстәл-эскәмияләр куеп, халык шунда ял итәргә чыгып утыра. Касимовская урамының бер дворында балалар мәйданчыгы элек-электән олыларның күңел ачу урыны булып торган. Кичә дә, өч ир-егет шунда кәрт сугып, спиртлы эчемлекләр эчеп, күңел ачып утырганнар. Тәрәзәсе шул ихатага караган Марина исемле хатын: "Бер заман тышта кычкырышып талаша башладылар, өйгә ишетелеп торды. Тәрәзәдән үрелеп карадыдым - өч ир-ат басып тора иде. Икенче тапкыр күз салганда бер ирнең бөтен җире кап-кара янган, ашыгыч медицина ярдәме машинасы килгән, халык җыелган иде", - дип сөйләгән.

58 яшьлек ир авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Тәненең 70% янган, гомере кыл өстендә тора, дигәннәр табиблар. Фаразлар буенча, калган ике "дусты" ирнең өстенә яна торган сыекча сибеп, ут төртеп качканнар. Әле тикшерү эше бара, дип хәбәр ителә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте сайтында.

Бу җинаятьнең видеосы да дөнья күрде: https://m.lenta.ru/news/2019/08/21/fire/

Читайте нас: