Чиләбе өлкәсендәге Локомотивный поселогында яшәүче “Бердәм Русия” партиясенең шәһәр советы депутаты 51 яшьлек Азат Зарипов 21 август төнендә хатынына ау мылтыгыннан аткан.
Депутат җирле дәваханәдә баш табиб вазифасында эшләгән булган. Авыр җәрәхәтләрдән хатыны дәваханәдә үлгән. Аларның өч баласы булган.
Тикшерү комитетына сылтанып, Znak басмасы ир белән хатын арасында җәнҗал чыккан дип хәбәр итә. “Карталинская новь” басмасы исә Азат Зариповны балыктан кайткач хатынын сөяркәсе белән “тоткан” дип яза. Соңрак алар бик каты талаша, гаиләдә җәнҗал чыга. Чыгырыннан чыккан ир хатынына берничә мәртәбә ау мылтыгыннан ата. Әле аны кулга алганнар. Тикшерү комитеты РФнең Җинаять Җәза кодексының “Үтерү” маддәсе (105 нче) буенча җинаять эше ачкан.